Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ директорлар советы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасында 2019 елның апрель-июль айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә якынча 18 мең кеше килергә тиеш. Ә 3,3 мең кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин язгы чакырылышка багышланган брифингта хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында узды.
Язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Торак фонд объектларын һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Мәскәүдә Россия Регби федерациясенең Югары советы утырышында катнашты. Алексей Песошин 2011 елдан ТР Регби федерациясен җитәкли.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинны Мактау ордены белән бүләкләде. Югары бүләк “хезмәттә ирешелгән уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен” бирелде. Бу турыда указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен республикада 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техникадан торган төркем булдырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.