Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Соборны яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты. “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ подрядчы оешма генераль директоры Владимир Казилов алар өчен чиркәү бинасы буйлап экскурсия үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Көньяк Хорасан провинциясе (Иран) делегациясе белән очрашты
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанга күрсәтелгән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде.
Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышы интернетта онлайн режимымда трансляцияләнәчәк.
Чара иртәгә, 21 февральдә, Түбән Кама шәһәрендә булачак һәм 2017 елда Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгакларына багышланачак.
Татарстан Сочида Россия инвестиция форумында 15тән артык килешү имзалаган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
Брифинг ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Сочида Россия инвестицион форумында катнашуы нәтиҗәләренә багышланган иде.
Бу чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнүен расладылар.
Искәртик, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составында тагын бер ТР Премьер-министры урынбасары вазифасын булдыру турында Указ имзалады.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, "Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДПУ директоры Валентин Костюков катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элмәле элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты.
Совет утырышы 2017 ел йомгакларына һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Утырыш башланыр алдыннан ТР Премьер-министры һәм аны озата йөрүчеләр район предприятиеләре җитештергән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Лениногорск муниципаль районы утырышында катнашты.
Совет утырышы 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Бу чара Лениногорск Мәдәният сараенда узды.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар район предприятиеләре җитештергән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Бүген “Казан-Арена” стадионында шәһәрнең барлык махсус хезмәтләре ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алга таба ТРның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия әгъзаларын тыңладылар, алар башкарылган чаралар турында сөйләделәр.