ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
2007 елда Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эш һәм хезмәтләр күләме 21,4 млрд. сум тәшкил итте. Тулаем алганда, республиканың тулай төбәк продуктында төзелеш тармаклары һәм торак-коммуналь хуҗалыкның өлеше 22,1 %, яки 163,7 млрд.сум тәшкил итте.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2008 елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары “Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы” гомумроссия иҗтимагый оешмасының XVI Съезды һәм “Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы” гомумроссия эшкә алучылар берләшмәсенең II Съезды берләштерелгән утырышында катнашты. Ул Мәскәү шәһәрендә узды. Анда 298 делегат һәм федераль, башкарма, законнар чыгара торган хакимият органнарын тәкъдир итүче 40 тан артык чакырылган кеше катнашты. Съездга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Б.В.Грызлов, Россия Федерациясе Федерация Советы Рәисе С.М.Миронов котлау хатлары җибәрде.

5
февраль, 2008 ел
сишәмбе
“Пенсияләрнең тагын артуын көтәргә дә озак калмады: 1 нче февральдән хезмәт пенсиясенең иминият өлешен индексацияләүдән тыш, Пенсия фонды бюджетында тагын ике тапкыр арту көтелә”, - диде бүген журналистларга Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.
2007 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан мәдәният өлкәсенә 3 млрд. 7 млн. сум, ягъни Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты гомуми күләменең 3,7 % ы бүлеп бирелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың Мәдәният министрлыгы башлыгы Зилә Вәлиева хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россиянең мәдәният һәм массакүләм аралашу министры урынбасары Андрей Бусыгин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитетының яңа рәисе Марина Фәйрушина белән таныштырды. Шуны да искә төшереп узыйк: Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты Татарстан Республикасы Президентының 2008 ел, 25 нче гыйнвар, УП-29 нчы номерлы Указы нигезендә оештырыла.

4
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
2008 елда Татарстан Республикасының нефть компанияләре 32 млн. тонна күләмендә нефть чыгаруны тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән “Татнефть” ААҖ – 25 млн. тонна, кече нефть компанияләре (КНК) – 6,6 млн. тонна чамасы (ягъни гомумроссия күләменең 20 % ы). Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Александр Когогин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Рәсәй Сәнгать академиясе Президенты Зураб Церетели белән очрашу үткәрде.

2
февраль, 2008 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 1,64 млн. җир кишәрлеге дәүләт кадастры учетына куелган. Бүген Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсе (Роснедвижимость) киңәшмәсендә шушындый мәгълүматлар яңгырады. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

1
февраль, 2008 ел
җомга
Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен, Татарстан делегациясе Волгоградка очып китте. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкли. Делегация составында шулай ук республика башкаласы вәкилләре - Сталинград сугышында катнашучы Николай Рязанов һәм Сергей Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар. Кабинеты каршындагы “Хәтер Китабы”ның баш мөхәррире Анатолий Иванов бар.

31
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
2008 елның 31 нче гыйнварында уздырылган утырышта Директорлар советы 2007 елга “Татнефть” ААҖ бюджетының нәтиҗәләре һәм үтәлеше турында фикер алышты һәм 2008 елның февраленә бюджетны раслады.
2007 елга “Татнефть” ААҖ нең эчке аудиты идарәсенең эш нәтиҗәләре каралды һәм 2008 елга эш планы яхшы дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International