Моношәһәрләрне үстерү фонды 2018 елның 21 июнендә Чаллыда “Моношәһәрләрне үстерү академиясе” семинар-конференциясен уздырачак. Бу чарада Идел буе федераль округына кергән 13 төбәкнең 79 күп профильле муниципаль берәмлекләреннән 200 дән артык вәкиле катнашачак дип көтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумында катнашучылар һәм кунаклар белән очрашты.
Искә төшерәбез, Казанда 2018 елның 14-22 июнендә FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумы уза.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә булды. Аны “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов озата йөрде.
Санитар-экологик ике айлыкта 1 млн 168 мең татарстанлы катнашты. Узган ел 1 млн 127 мең кеше катнашкан иде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 3нче Җылылык электр үзәген (ТЭЦ-3) файдалануга тапшыруга 50 ел тулуга багышланган чарада катнашты.
Тантана “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә узды.
Бүген Министрлар Кабинетында республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “Тоталь диктант”ны оештыручылар һәм “биш”ле билгесенә язучылар белән очрашты. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать тармагы һәм дәүләт вәкилләре өчен көчле интеллектуаль мәйданчыкка әверелә бара. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Цифрлы трансформация. Технологик үсеш траекторияләре” пленар сессиясендә хәбәр итте.
Майда бөртекле ашлыкка бәя күтәрелү күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Алексеевск чаң тавышлары-2018” XVI Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивален ачты.
Быел бәйрәм 1918 елда атып үтерелгән патша Романовлар гаиләсе истәлегенә, шулай ук Алексеевск чиркәвен изгеләштерүнең 10 еллыгына багышланган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Фестивальдә беренче урыннарны алучыларга һәм аларның укытучыларына бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.