1898 елның 11 июлендә Казан губернасының Тәтеш өязендәге Иске Карамалы авылында туган
1978 елда Мәскәү шәһәрендә вафат булган
Белеме:
1920 елларда – Казан политехника институтын тәмамлый
Хезмәт эшчәнлеге:
1918 елда – Казан губернасының Тәтеш өязендәге Богородск авылында халык судьясы, Тәтеш шәһәре коменданты
1921 елдан – Казан шәһәрендә һәм Бохарада партия һәм хуҗалык эшендә
1928 – 1930 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе
1935 елдан – административ-хуҗалык эшендә
1929 елның 11 декабрендә ТАССР Үзәк сайлау комиссиясенең 2 нче сессиясендә беренче бишьеллык планны кертү инициаторы була. Бишьеллыкның төп максаты – туган якның сәнәгать тармагын яхшырту һәм мәдәни дәрәҗәсен арттыру. Сәнәгатьтә бишьеллыкның беренче ел планы 106,3 процентка үтәлә.