Миңнеханов
Рөстәм Нургали улы
Татарстан Республикасы Премьер-министры: 1998 – 2010 еллар
БИОГРАФИЯ
1957 елның 1 мартында туган

Белеме:
1978 елда – Казан авыл хуҗалыгы институтын,
1986 елда – Мәскәү шәһәрендә «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе буенча Совет сәүдәсе читтән торып уку институтын тәмамлый
Икътисад фәннәре докторы

Хезмәт эшчәнлеге:
1978 елда – «Сельхозтехника» Саба район берләшмәсенең инженер-диагностигы
1980 елда – Саба урман сәнәгать хуҗалыгының өлкән энергетигы, баш энергетигы
1983 елда – Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары
1985 елда – Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе
1990 елда – Арча район башкарма комитеты рәисе
1992 елда – Арча районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары
1993 елда – Биектау районы администрациясе башлыгы
1996 елда – Татарстан Республикасы финанс министры
1998 елда – Татарстан Республикасы Премьер-министры
2010 елның 25 мартыннан – Татарстан Республикасы Президенты
2015 елның 24 мартыннан – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
2015 елның 18 сентябреннән хәзерге вакытка кадәр – Татарстан Республикасы Президенты

Бүләкләре:
Дуслык ордены; IV дәрәҗәге «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены; Мактау ордены; «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале; «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; «Татарстанның 3 миллиард тонна нефть чыгаруы уңаеннан» медале; Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы; Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте; Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәхмәте; Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International