Мөхәммәтшин
Фәрит Хәйрулла улы
Татарстан Республикасы Премьер-министры: 1995 – 1998 еллар
БИОГРАФИЯ
1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган

Белеме:
1972 елда – Әлмәт газ сәнәгате техникумын,
1979 елда – Уфа нефть институтын,
1986 елда – Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый
Сәясәт фәннәре докторы

Хезмәт эшчәнлеге:
1963 – 1966 елларда – Әлмәт шәһәрендәге Миңнебай газ-бензин заводында токарь, «Әлмәтбурнефть» трестында машина йөртүче
1970 – 1972 елларда – Әлмәт шәһәрендә комсомол һәм партия эшендә
1972 – 1978 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы
1978 – 1985 елларда – Халык депутатлары шәһәр советының башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары
1985 – 1987 елларда – Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре
1987 – 1988 елларда – «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын бер үлчәмдә тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы
1988 – 1989 елларда – Халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты рәисе
1989 – 1990 елларда – ТАССР сәүдә министры
1990 – 1991 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары
1991 – 1995 елларда – Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе
1995 – 1998 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры
1998 елдан бүгенге көнгә кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International