Мохтаров
Кәшшаф Гыйльфан улы
ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе: 1920 – 1921 еллар
БИОГРАФИЯ
1896 елның 14 июлендә Казан губернасының Лаеш өязендәге Тау Иле авылында туган
1937 елның 27 октябрендә Карелия АССРның Медвежьегорск районындагы Сандармох авылында вафат булган, нахакка репрессияләнгән, үлгәннән соң акланган

Белеме:
1916 елда – Пермь гимназиясен тәмамлый
1916 – 1917 елларда – Пермь университетында белем ала

Хезмәт эшчәнлеге:
1920 – 1921 елларда – Вакытлы революцион комитет әгъзасы, ТАССРның сәламәтлек саклау халык комиссары
1921 – 1924 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе
1921 елда – ТАССР Үзәк сайлау комиссиясенең һәм Халык комиссарлары советының «Республика совет учреждениеләренең эш башкаруына татар телен кертү турында»гы декретын әзерләүдә катнаша
1924 елдан – РСФСРның Сәламәтлек саклау халык комиссариатында эшли

Хөкүмәтнең К.Г. Мохтаров җитәкчелегендәге ышанычлы гамәлләре нәтиҗәсендә ачлык салган зыяннар бетерелә, Идел ярларына һәм Казан тирәләренә татар авыллары кире кайтарыла, дәүләт теле буларак татар теленең статусы сизелерлек арта, Кабан күленең көнчыгыш ярында революциядән соң беренче мәчет төзелә һәм башкалар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International