Песошин
Алексей Валерьевич
Татарстан Республикасы Премьер-министры: 2017 елдан
БИОГРАФИЯ
1963 елның 9 декабрендә Казан шәһәрендә туган

Белеме:
1986 елда – В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты (инженер-механик)
Физика-математика фәннәре кандидаты

Хезмәт эшчәнлеге:
1986 – 1995 елларда – Казан дәүләт университетының фәнни хезмәткәре
1995 – 2000 елларда – Казан шәһәре Совет районының 79 нчы «Жилбытсервис» торак-эксплуатацияләү идарәсе белгече, баш инженеры урынбасары, башлыгы
2000 – 2002 елларда – «Казан газ аппаратурасы заводы – Веста» ачык акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары, баш инженеры
2002 – 2007 елларда – «Казан газ аппаратурасы заводы – Веста» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры
2007 елда – «Алтын башак» («Золотой колос») холдинг компаниясе ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары – «Идел буе азык-төлек корпорациясе» идарә итүче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры
2007 – 2010 елларда – Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы
2010 елда – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
2010 – 2014 елларда – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе
2014 – 2017 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары
2017 елның 17 апреленнән – Татарстан Республикасы Премьер-министры

Бүләкләре:
«Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале (2002 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2009 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013 ел), II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2014 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018 ел), Мактау ордены (2019 ел). Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013).
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International