Фазлыева
Ләйлә Ринат кызы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Туган көне:
1975 елның 29 мае
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
+7 (843) 264-76-73
E-Mail:
pr.fazleeva@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1975 елның 29 маенда Кыргызстанның Кант районы Кант поселогында туган.

Белеме:
• 1992 - 1997 еллар – Казан дәүләт университеты, филолог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
• 2007 - 2012 еллар – Россия суд эшчәнлеге академиясе, юрист;
• 2016 - 2018 еллар – Казан (Идел буе) федераль университеты, эшлекле администрирование мастеры.

Хезмәт эшчәнлеге:
• 1996 - 2004 елларда – Казан шәһәре Совет районының 126 нчы урта мәктәбендә рус теле укытучысы, директорның тәрбия эше буенча урынбасары;
• 2004 - 2007 елларда – Казан шәһәре Совет районының 15 нче урта мәктәбе директоры;
• 2007 - 2011 елларда – Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары;
• 2011 - 2014 елларда – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
• 2014 - 2018 елларда – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе;
• 2018 ел февраленнән – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Бүләкләре:
• «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (2009 ел);
• РФ Оборона министрының Мактау грамотасы (2010 ел);
• Казан шәһәрендәге 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада истәлекле медале (2013 ел);
• «Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә 200 ел» медале (2013 ел);
• Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2014 ел);
• «Казан шәһәре өчен намуслы хезмәт» билгесе (2014 ел);
• Сочи шәһәрендәге 2014 елгы ХХII Кышкы Олимпия уеннары һәм ХI Кышкы Паралимпия уеннары истәлекле медале (2014 ел);
• 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләүгә һәм үткәрүгә зур шәхси өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2015 ел);
• Казан шәһәрендә 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты истәлекле медале (2015 ел);
• Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе спорт министрының Рәхмәт хаты (2016 ел);
• Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2018 ел).
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International