Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Торак һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, сырхауханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның өлешле инвестицияләшү юлы белән торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү турында. 2. Юллар салу программасын гамәлгә ашыру турында. 3. 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендәге федераль әһәмияттәге гомуми файдаланыш автомобиль юлларын ремонтлау. 4. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы. 5. Салым өлкәсендә хокук бозуларга каршы тору һәм хезмәт хакын түләмәү фактларын булдырмый калу эшенең торышы турында. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.