Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү, торак фондын һәм социаль объектларны (гомуми белем мәктәпләрен, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, савыктыру лагерьларын, ветеринария хезмәте биналарын) капиталь ремонтлау, хәрәкәт итүләре чикләнгән халык төркемнәренең аларга керә алуын тәэмин итү, инженер инфраструктурасы системаларын яңарту һәм аларның энергетик нәтиҗәлелеген арттырубуенча республика программаларын гамәлгә ашыру. 2. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту турында. 3. Агросәнәнгать комплексы мәсьәләләре. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.