1 дән 1 видеосы
Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, торак фондын һәм социаль объектларны (гомуми белем мәктәпләрен, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, савыктыру лагерьларын, ветеринария хезмәте биналарын) капиталь ремонтлау, хәрәкәт итүләре чикләнгән халык төркемнәренең аларга керә алуын тәэмин итү, инженер инфраструктурасы системаларын яңарту һәм аларның энергетик нәтиҗәлелеген арттыру буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында. 2. Торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту турында. 3. Агросәнәнгать комплексы мәсьәләләре турында. 4. 2016 елның 2 нче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясенең барышы турында. 5. Татарстан Республикасында урнаштыруның коллектив чараларынның мәҗбүри классификациясе турында. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.
2016 елның 6 июне, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International