1953 нче елның 2 августында Татарстан Республикасының Саба районы Урумширмә авылында туа. 1976 елда “эчке янулы двигательләр” белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлый.
1976-1986 елларда – ТАССРның Саба районы “Сельхозтехника” берләшмәсендә хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча инженер, автотранспорт техноҗитәкчесе, идарәче урынбасары.
1986-1992 елларда – Татарстан Республикасының Саба районы ремонт-техника предприятиесе идарәчесенең автотранспорт буенча урынбасары.
1992-1998 елларда - Татарстан Республикасының Саба районы кулланучылар җәмгыяте идарәсенең сәүдә буенча идарә рәисе урынбасары, идарә рәисе.
1998-2001 елларда –Татарстан Республикасының Саба районы кулланучылар хокукларын яклау Комитеты рәисе.
2001-2005 елларда – Татарстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икъдисадый хезмәттәшлек Министрлыгының Саба районы буенча бүлек башлыгы.
2005 елдан бирле – Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары.
Бүләкләре:
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 ел
«Татарстан Республикасы Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» мактаулы исеме, 2010 ел
«Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2013 ел
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2018 ел
«Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, 2019 ел
Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәте, 2020 ел
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, 2020 ел
«Дуслык» ордены, 2023 ел