Сабиров
Мөхәммәт Галләм улы
ТАССР МС рәисе: 1989 – 1991 еллар, ТР Премьер-министры: 1991 – 1996 еллар
БИОГРАФИЯ
1932 елның 29 мартында Башкортостан АССРның Кушнаренково районындагы Яңа Кормаш авылында туган
2015 елның 9 мартында Казан шәһәрендә вафат булган

Белеме:
1955 елда – Уфа нефть институтын,
1983 елда – СССР Халык хуҗалыгы академиясенең халык хуҗалыгы белән идарә итү институтын тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1955 – 1965 елларда – «Әлмәтбурнефть» трестында
1965 елда – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты икенче секретаре
1968 – 1981 елларда – «Востокмонтажгаз» тресты идарәчесе, Әлмәт шәһәре
1981 – 1984 елларда – «Татнефтестрой» җитештерү берләшмәсе башлыгы
1984 – 1989 елларда – ТАССРның Министрлар Советы рәисе урынбасары
1989 – 1991 елларда – ТАССРның, ТССРның Министрлар Советы рәисе
1991 – 1995 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры
2000 елдан – «Туган җир» («Родная земля») Татарстан халыкларының тарихый-мәдәни мирасы республика иҗтимагый фонды президенты

РСФСР Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре. ТАССРның атказанган төзүчесе. 1985 – 1990 елларда ТАССРның, 1990 – 1995 елларда РСФСРның Югары Советы депутаты, 1995 – 2000 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты Нәкъ менә аның катнашында 1994 елның 15 февралендә Татарстан белән Россия арасында «Зур шартнамә»гә имза куела.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International