1932 елның 28 ноябрендә
Красноярск краеның Төньяк Енисей районындагы 2 нче Вельмо поселогында туган
2001 елның 23 сентябрендә Казан шәһәрендә вафат булган
Белеме:
1955 елда – Казан химия-технология институтын тәмамлый
Хезмәт эшчәнлеге:
1955 – 1982 елларда – Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә хуҗалык, партия эшендә
1982 – 1985 елларда – ТАССР Министрлар Советы рәисе
1985 – 2001 елларда – Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты, Татарстан-Швейцария уртак предприятиесе директоры
1986 – 1990 елларда ТАССРның, 1986 – 1990 елларда РСФСРның Югары Советы депутаты
Аның вакытында ТАССРның энергетика сәнәгате актив үсеш ала.