Шәрәфиев
Сәет Минһаҗ улы
ТАССР МС рәисе: 1943 – 1950 еллар, 1957 – 1959 еллар
БИОГРАФИЯ
1906 елның 3 гыйнварында Вятка губернасының Песәй авылында туган
1975 елның 29 гыйнварында вафат булган

Белеме:
1924 елда – Алабуга педагогика техникумының өч курсын,
1951 елда – ВКП (б) Үзәк комитеты каршындагы өлкә комитетларының беренче секретарьлары, өлкә башкарма комитетлары һәм министрлар советлары рәисләре курсларын,
1955 елда – КПССның Үзәк комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (читтән торып) тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1925 – 1926 елларда – ТАССРның Алабуга кантонындагы Камай волостенең Татар Сарсазы авыл советы секретаре
1926 – 1927 елларда – ТАССРның Алабуга кантонындагы Камай волосте башкарма комитетының финанс өлеше буенча эш башкаручысы
1927 – 1929 елларда – ТАССРның Алабуга (1928 елдан – Чаллы) кантонындагы Салагыш волосте башкарма комитетының финанс өлеше мөдире
1929 – 1930 елларда – ТАССРның Чаллы кантонындагы (1930 елдан – Красный Бор районындагы) Салагыш волосте башкарма комитеты рәисе
1930 – 1933 елларда – ТАССР хезмәт ияләре депутатларының Красногорск район советы башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире
1933 – 1936 елларда – ТАССР хезмәт ияләре депутатларының Арча район советы башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире
1936 – 1937 елларда – ТАССР хезмәт ияләре депутатларының Ворошилов район советы башкарма комитеты рәисе
1937 – 1942 елларда – ТАССРның финанс халык комиссары
1942 – 1943 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары
1943 – 1950 елларда – ТАССРның (1946 елдан – Министрлар Советының) Халык комиссарлары советы рәисе
1950 – 1951 елларда – ВКП (б) Үзәк комитеты каршындагы өлкә комитетларының беренче секретарьлары, өлкә башкарма комитетлары, министрлар советлары рәисләре курсларын тыңлаучы
1951 – 1957 елларда – Татарстан АССРның финанс министры
1957 – 1959 елларда – Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе
1 – 3 һәм 5 чакырылыш СССР Югары Советы депутаты, 1, 2 һәм 4 чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Казан Кремле объектларын саклауга һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирә. С.М.Шәрәфиев рәислеге чорында – 1947 елда – азык-төлек карточкалары системасы гамәлдән чыгарыла, бу халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра башлавын аңлата. 1950 еллар башына Татария илдә иң эре сәнәгать нефть запасларына (430 млн.тонна) ия була.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International