Усманов
Гомәр Исмәгыйль улы
ТАССР МС рәисе: 1966 – 1982 еллар
БИОГРАФИЯ
1932 елның 16 мартында ТАССРның Чистай шәһәрендә туган
2015 елның 23 февралендә Казан шәһәрендә вафат булган

Белеме:
1950 елда – Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын,
1961 елда – Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1950 – 1953 елларда – ТАССРның Биектау районындагы Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе укытучысы
1953 – 1954 елларда – ВЛКСМның Биектау район комитеты беренче секретаре
1954 – 1956 елларда – Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумы инструктор-укытучысы
1956 – 1962 елларда – КПССның Чистай шәһәр комитеты лекторы, секретаре, икенче секретаре, беренче секретаре
1962 – 1965 елларда – Чаллы җитештерү колхоз-совхоз идарәсе башлыгы
1965 – 1966 елларда – КПССның Буа район комитеты беренче секретаре
1966 – 1982 елларда – ТАССР Министрлар Советы рәисе
1982 – 1989 елларда – КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре
1989 – 1991 елларда – КПССның Үзәк комитеты секретаре

КПССның 23 – 27 съездлары (1966, 1971, 1976, 1981, 1986), КПССның 19 нчы партия конференциясе (1988) делегаты. КПССның Үзәк комитеты әгъзасы (1986 – 1990). 7 – 11 чакырылыш СССР Югары Советы (1966 – 1989), 10 чакырылыш РСФСР Югары Советы, ТАССР Югары Советы (1966 – 1985) депутаты. СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы (1984 – 1989). Нәкъ менә Г.И.Усманов вакытында Кама автомобиль заводы (КамАЗ) төзелеше башлана. 1970 елның декабре ТАССР нефтьчеләре һәм бөтен халкы тарихына керә – бу елны җир астыннан 100 миллион тонна нефть чыгарыла. Үсә торган нефть сәнәгате базасында республикада эре предприятиеләр – Казанда «Оргсинтез», Түбән Кама нефть химиясе комбинаты, Түбән Кама шин заводы, минераль ашламалар заводы актив төзелә.

Бүләкләре:
«Мактау билгесе» ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь революциясе ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, медальләр.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International