• 12.12.2017

    Рөстәм Миңнеханов «Италиядә татарлар» мәдәният ассоциациясе активы белән очрашты

    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Италиядә татарлар» мәдәният ассоциациясе активы белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Миланга эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуны Бөтендөнья татар конгессының Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев ачты. Чарада катнашучылар Италиядә яшәүче татарларның Татарстандагы оешмалар белән актив хезмәттәшлеге турында сөйләделәр. 
  • 12.12.2017

    Рөстәм Миңнеханов Миланда Midiaset компаниясенең телевизион үзәгендә булды

    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланда Midiaset компаниясенең телевизион үзәгендә булды. Mediaset – хосусый Италия медиа- һәм телекоммуникация компаниясе. Телевидение, кино, мультимедиа һәм реклама җитештерү һәм дистрибуция өлкәләрендә эшли. Компаниягә 1987 елда Сильвио Берлуксони тарафыннан нигез салынган.
  • 12.12.2017

    Миланга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановка ике яңа проект тәкъдир ителде

    Бүген Миланга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ике яңа инвестицион проект тәкъдир ителде. Чара «Палаццо Ломбардия» хөкүмәте бинасында узды. Беренче проект – авыл хуҗалыгы юлдаш продуктларыннан биотаркалучы биопластиклар җитештерү. Bio Plastica проекты тулысынча биотаркалучы биопластиклар җитештерүгә, биополимерлар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесен төзүгә юнәлә, аларны җитештерү өчен чимал итеп агросәнәгать җитештерүенең юлдаш продуктлары һәм калдыклары (шикәр һәм камыш чөгендере, бәрәңге калдыклары, бодай һәм кукуруз крахмалы, майлар, җиләк-җимеш һәм башкалар) кулланыла. Тәкъдир итүне Bio-on SpA компаниясе вәкилләре уздырды.
Copyright © 2003-2017 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования