Татарстан Премьер-министры Казанда истәлекле чыршылар аллеясы утыртты

2017 елның 7 октябре, шимбә

Бүген республикада “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясе кысаларында “Вахитов” скверында яшь агачлар утыртылды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да истәлекле чыршылар аллеясы утырту акциясендә катнашты.

Акция кысаларында 250 гектар мәйданда агач утыртылды, мәйданнар чүплектән арындырылды, корыган агач-куаклардан чистартылды. Табигатьне саклау чарасында быел республиканың 30 меңләп кешесе катнашты. Алар арасында Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлык вәкилләре, укытучылар һәм студентлар да бар иде.

“Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясе җәмәгатьчелекне урманнарны саклауга, аларга сак караш булдыруга, яңа урман үстерүгә юнәлтелгән һәм ул шулай ук “Яшә, урман!” Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International