Рөстәм Миңнеханов: Кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре – Президент, парламент һәм министрлыклар мәсьәләсе генә түгел, бу – беренче чиратта муниципалитетлар мәсьәләсе дә

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда  «Пирамида» КККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның алтынчы киңәйтелгән утырышы узды.

Республиканың мунициципаль районнары территорияләрендә эшлекле климатны яхшырту программалары тәкъдир ителде, Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде, бизнес өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Утырышның турыдан-туры трансляциясе республиканың әйдәүче массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында оештырылды. Залды барлыгы 460 кеше иде, шуларның 260сы кече һәм урта бизнес вәкилләре.

Утырышта гадәттәгечә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Утырышның модераторы – Тимур Әхмәров.

Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Советның элеккеге утырышыннан соң өч ай үткән (2017 елның 11 июле ).

«Без һәрчак бизнес өчен проблемалы булган мәсьәләләр турында фикер алышабыз, белгечләрне җәлеп итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча каралар эшләнә, минемчә, болай сезнең белән турыдан-туры аралашу, конкрет сөйләшү уңышларга китерә. Бүген безнең 30лап проект төркеме бар, шуларда 1 меңнән артык эшкуар катнаша. Без барлык проблемаларны да хәл итеп булмаганны аңлыйбыз. Башка органнар, шул исәптән федераль норматив закон актлары белән кабул ителергә тиешле карарлар буенча да эш алып барыла».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген кече һәм урта бизнес мәсьәләләре –  конкрет һәм бик җитди мәсьәләләр. Бу илебез җитәкчелеге, Президент һәм Премьер-министр, парламент һәм министрлыклар мәсьәләләре генә түгел, бу – беренче чиратта муниципалитетлар мәсьәләләре дә.

«Кызганычка каршы, бу эш муниципаль дәрәҗәдә һәр җирдә дә тиешенчә куелмаган, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Монда безнең гаеп тә бар, чөнки республика җитәкчелеге эре проектларга йөз тотты – бу махсус икътисадый  зона, сәнәгать парклары һәм технопарклар. Муниципаль дәрәҗә билгеле бер вакыт үз тормышы белән яшәде».

Бүген сәнәгать мәйданчыклары һәм муниципалитетлар буенча аерым эш алып барыла, дип белдерде Татарстан Президенты, һәм муниципалитетлар башлыклары бу теманы дөрес аңлыйлар һәм актив хәрәкәт итәләр, бөтен урыннарда да түгел әлегә. Шуңа күрә дә республика буенча эшлекле климат өлкәсендә муниципалитетларны бәяләү системасы эшләнде. Мониторингны Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил гамәлгә ашыра.

«Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе үсә алмаячак, эшләргә теләкне һәм күнекмәләрне сеңдерергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Аерым ярдәм рәвешләре булырга тиеш. Куркып торасы түгел! Бизнеска килгән кеше сиңа бәйле нәрсәләр булуын һәм сиңа бөтенләй бәйле булмаган нәрсәләр булуын да истә тотарга тиеш!».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың потенциалы гаять зур – республика ҖТПда кече һәм урта бизнес өлеше 25%. Әмма алга киткән илләр икътисадында бу сан бөтенләй башка. «Без кече һәм урта бизнес  бурычларын аңларга тиеш, – диде ул. – Эшкуар – акча эшләргә телүче кеше.  Ул акча эшли, салымнар түли, башкаларга эш бирә. Урта сыйныфны булдыра. Илнең, төбәкнең, муниципалитетларның тотрыклылыгы өчен тотрыклы һәм үз-үзен тәэмин итә алырлык урта сыйныф кирәк».

Утырыш барышында мунициципаль районнарда эшлекле климатны яхшырту программаларын Түббән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Әлмәт мунициципаль район башлыгы Айрат Хәйруллин тәкъдир итте.

Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләрен Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов игълан итте. Рейтинг методологиясен Magram Market Research компаниясе эшләгән.

Рейтингның беренче юлларын Биектау, Теләче, Кукмара мунициципаль районнары били. Соңгы юлларын – Кама Тамагы, Мамадыш, Лениногорск, Аксубай, Зеленодольск муниципаль районнары.

Азакта Рөстәм Миңнеханов Советның проект төркемнәрендә катнашучыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итте:  хокукый вакуум булган урыннарда кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен якларга кирәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International