ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда уҗым культураларын 500 гектар җирдән артык җирдә утырттылар

2017 елның 20 октябре, җомга

Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю һәм уҗымга утырту турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, җирне эшкәртү эше республикада 1,6 млн. гектарда башкарылган - планнан 81 %. Атнасына динамика 120 мең гектар тәшкил итә. Тулы күләмдә эшләр Сарман һәм Зәй районнарында тәмамланды. Бу көннәрдә Актаныш, Балтач, Әтнә, Саба, Балык Бистәсе һәм Нурлат районнарында тәмамланачак. 

Иң түбән күрсәткечләр әлегә Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында. биредә 60 % җирне сөрергә кирәк әле, бу 2018 елда җәчү эшенә яный. 

Николай Титов сүзләренчә, соңгы елларда республикада җирнең сөрү катламын тирәнәйтүгә игътибар бирелә, ә бу уртача һәм гектарга 5 центнерга кадәр уңыш кхләмен арттыра. 

Уҗымга 500 мең гектарда чәчү эшләре башкарылган: икен - 359 мең гектар, арыш - 139 мең гектар, тритикале - 3,5 мең гектар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары сүзләренчә, уҗым культуралары ел саен яңшы уңыш бирә, язга эшне киметә һәм уҗымга 40 % җирне бирүне тәкъдим итте. 

Бүгенге көнгә 2,5 млн. тонна шикәр чөгендере уңышы казып алынган. Көн саен 17 мең тонна эшкәртелә. Бүгенге көнгә предприятиеләрдә 117,6 мең тоннанда шикәр комы җитештерелгән. 

Көнбагыш уңышын җыю дәвам ителә. 24 мең гектардан 36,5 мең тонна уңыш җыелган. Эшне дымлы көннәр тоткарлый. 

Шулай ук 22,3 мең тонна бөртеккә кукуруза җыелган. 6,4 мең гектардан уңышлылык - 35 ц/га. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International