Рөстәм Миңнеханов Дубайда Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты

2017 елның 28 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. 

Дубайда ул Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты.

Очрашуда әмирлекләрнең иң эре төзелеш холдингы башлыгы Татарстанга май аенда сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алу өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Әл-Әббар Россиядә һәм аерым алганда Татарстанда бүгенге көндәге инвестицион мөмкинлекләр турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан өченче ел рәттән инвестицион климат буенча илкүләм рейтнигта беренче урынны яулый. Ул шулай ук ассызыклаганча, төбәктә чит ил инвесторлары өчен бөтен шартлар тәэмин ителә. Шулай ук ТР Президенты республикада чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. 

Аерым Рөстәм Миңнеханов  Россия белән БГӘ мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасындагы хезмәттәшлеккә тукталды. Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд Әл-Әббарны Kazasummit-2018 10 нчы халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды. 

Очрашуда ТР Президенты Аппараты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы  сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International