Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының төп этабы башланды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк  чемпионатының төп этабы башланды. Чемпионатка 800дән артык конкурсант һәм 764 эксперт килде, ярышларда шулай ук “Ворлдскиллс Юниор” стандартлары буенча 131 конкурсант катнаша.

Бу чара алты төп ярыш мәйданчыкларында уза.

Ярыш мәйданчыкларының берсе - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, шунда чемпионатның ачылыш тантанасы узды.

Ачылыш тантанасыннан соң, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов элемтә техникумында ярыш мәйданчыкларын карадылар. Алар шулай ук элемтә тарихы музеенда булдылар.

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында  2018 елда Көньяк Сахалинда узачак “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Илкүләм чемпионаты финалында катнашу мөмкинлеген алачаклар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International