Рөстәм Миңнеханов GlaxoSmithKline компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда  GlaxoSmithKline компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиягә ике көнлек эш сәфәре кыла (2017 елның 28-29 ноябре).

GSK компаниясе – астманы дәвалау өчен дарулар, антибактериаль һәм вируска каршы препаратлар, ВИЧ-инфекциягә каршы препаратлар, вакциналар, рецептурасыз препаратлар җитештерү буенча бөтендөнья лидерларының берсе.

GSK компаниясе Россия фармацевтика базарында сатулар күләме буенча дару препаратлары җитештерү буенча дөньядагы 20 эре компания исемлегенә керә.

Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының төбәктә җитештерү урнаштыру буенча, шул исәптән уртак тикшеренүләр уздыру һәм медицина кадрлары әзерләү буенча компания белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. 

Сөйләшүләрдә билгеләп үтелгәнчә, компания Татарстанга Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча препаратлар китереп тора. Моннан тыш, республиканың медицина учреждениеләрендә тикшеренүләр уздырыла, Казанда СПИД үзәге белән актив эш алып барыла.

GSK компаниясе вәкилләре билгеләп үткәнчә, компания Россиянең башка төбәкләре белән фәнни тикшеренүләр өлкәсендә партнерлыкны көчәйтергә тели. БМО линиясе буенча ( UNAIDS - ЮНЭЙДС программасы) СПИДка каршы көрәш өлкәсендә профилактик чаралар өлешендә Татарстан белән хезмәттәшлек тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, СПИДка каршы көрәш темасы бүген бөтен дөньяда аеруча актуаль. Бу проблема турында сөйләргә, белгечләр укытып чыгарырга, профилактик чаралар уздырырга кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов БМО инициативасына кушылу тәкъдимен хуплады. Ул әлеге инициативаны өйрәнү өчен эш төркеме төзергә, гамәлләрне җайга салырга, бу эшкә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгын җәлеп итәргә кушты.  

Моннан тыш, бүген очрашу барышында респиратор авыруларны дәвалау буенча клиник тикшеренүләр өлешендә ихтимал хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  

Безнең интеграция тирән булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International