Алексей Песошин: Александр Антонов истәлегенә уздырылган турнир яшьләрдә суда туплы уенга кызыксыну үстерүгә ярдәм итәчәк

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Казанда “Олимп” КАИ спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча турнирның тантаналы ачылышы булды.

Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.

Суда туплы уен - Татарстанда иң көчле үсеш алган командалы спорт төрләренең берсе,  диде үзенең сәламләү сүзендә Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, Татарстанда суда туплы уен үсешенең үз тарихы бар. 1974 елда “Синтез” командасы оештырыла, ул РСФСР чемпионатының беренче лигасында катнаша. Бүген “Синтез” командасы Россия чемпионатының Суперлигасында катнаша, Еврокубокларда чыгыш ясый.

“Ышанам, турнирны уздыру  яшьләрдә суда туплы уенга кызыксыну үстерүгә ярдәм итәчәк. Һәм, әлбәттә, бу студент елларыннан ук спортның бу төрен яраткан Александр Антонов истәлегенә уздырыла”, - дип өстәде Алексей Песошин.

Алга таба Динар Хәмитов турнирны ачык дип белдерде. Аннары Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт гимннары яңгырады.

Ярышларда дүрт команда катнашачак: “Синтез Мастерс” (Казан), “Динамо Мастерс” (Мәскәү), “St.Petersburg Masters” (Санкт-Петербург) и “Спартак Мастерс” (Волгоград).

 

Белешмә өчен:

Генерал-лейтенант Александр Антонов 2011-2013 елларда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсен җитәкли.

Студент елларында Александр Антонов профессиональ дәрәҗәдә суда туплы уен белән шөгыльләнә, халыкара класслы спорт остасы була.

2013 елда Казанда авиаһәлакәттә һәлак була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International