ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

2016 нчы елда суд приставларында 1 миллион 973 мең башкарма документ булган, төрле сәбәпләр аркасында 1 миллион 238 мең эш туктатылган, 850 мең эш ахырына кадәр башкарылган. Мәҗбүри чаралар кулланудан соң 12,6 млрд сум акча түләтелгән, бу 2015 нче ел белән чагыштырганда 2,6 млрд суга артыграк. Бу хакта бүген Татарстан буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсе коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Радик Ильясов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты директоры Валентин Костюков белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия федераль атом-төш үзәге эшчәнлегенең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.

Иртәгә, 2017 елның 11 мартында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенының пленар утырышы Интернет аша турыдан-туры тапшырылачак. 

Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде. Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узган утырышта ТР Дәүләт Киңәчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР дәүләт хакимиятие органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International