ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты.Үзбәкстанда Рөстәм Миңнехановне сәламләп, Шәүкәт Мирзияев Татарстан һәм Россиянең башка субъектлары белән, Үзбәкстан Президентының беыл апрель аенда Россиягә визиты вакытында, имзаланган ике дәүләт арасында хөкүмәтара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә багланышлар активлашуы турында ассызыклады. 

Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан делегациясенең Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды. 

 

Татарстан Үзбәкстан Республикасына экспорт күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Үзбәкстан бизнес даирәләре вәкилләре катнашындагы эшлекле форумда хәбәр итте. Форум Татарстан Республикасы Президентының Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гүломҗон Ибраһимов белән очрашты.   

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ташкентка (Үзбәкстан) эш сәфәре кыла. 

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Хәзинә" милли сәнгать галереясендәге "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсендә булды.  

Күргәзмә Идел буе Болгарстаны тарихында хәл иткеч вакыйгаларга багышланган. 1236 елда монгол гаскәрләре Идел буе Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне басып алган. Археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденконың “Заман” нәшрияты бастырган "Биләр. 1236 ел көзе" китабы бу проектны булдыруга сәбәпче була.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион-венчур фондының (ИВФ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә – фондның агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International