Рөстәм Миңнеханов: "Нефть сәнәгате инновацион алымсыз мөмкин түгел”

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Алдынгы фәнни эшләнмәләрне кертү, инновацион алым - Татарстан нефть эшкәртү сәнәгате эшләп килсен өчен кирәкле шартлар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районында узган нефть саммитында белдерде. Саммит эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан министрлыклары һәм ведомтволары, нефть компанияләре җитәкчеләре, ТР муниципаль районнар башлыклары катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖнә, Казан федераль университетына, “РИТЭК” компаниясенә һәм Мәскәүдән килгән кунакларга нефть тармагының алдынгы эшләнмәләре күргәзмәсендә тәкъдир ителгән кызыклы һәм актуаль экспозицияләре өчен рәхмәт белдерде. "Бүгенге нефть сәнәгате инновацион алымсыз мөмкин түгел, бигрәк тә 70 ел буе нефть чыгару белән шөгыльләнүче “Татнефть” өчен. Бары заманча технологияләр генә безгә көндәшлелеккә сәләтле булып калырга мөмкинлек бирәләр”, - дип әйтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 16,247 млн тонна нефть чыгарылган, бу былтыргыга караганда беркадәр артык . "Бу кыенлыкларга карамастан, яңа технологияләр безгә нефть чыгару дәрәҗәсен саклап калырга гына түгел, арттырырга да ярдәм итә дигән сүз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республикада икътисад үсеше темплары кимүен әйтте. Сәнәгать җитештерүе үсеше темплары беренче яртыеллыкта, Р.Н. Миңнеханов сүзләренчә, 1,7% тәшкил итте. "Бу акрынаю күп кенә тармакларда чагылачак, бигрәк тә төзелештә һәм машина төзелешендә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Нефть бәяләре әлләни түгел, бәяләр төште һәм бюджетка кертемнәр дә кимеде. Шуңа күрә агымдагы икътисадый ситуациядә мөмкин булган кыенлыкларны алдан күрергә кирәк".

"Нефтеконсорциум" ЯАҖ генераль директоры чыгышын комментарлап, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кече нефть компанияләренең эшен җентекләп анализларга кирәк. "Бүген һәр кече нефть компаниясе салым түләүләр дәрәҗәсе буенча эре заводка тиң, шуңа күрә аларның эш йомгакларын карап чыгу бик мөһим, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Шулай ук безнең КНК яңа технологияләрне гамәлгә кертү буенча артта калмаска тиеш".

Рөстәм Миңнеханов исәпләвенчә, нефтьнең үзлелеге арту – объектив факт. "Моннан бер кая да китеп булмый. Сланец нефте чыгаруда гына түгел, аны транспортлауда да яңа технологияләр таләп итә. "Транснефть" белән бергә без моңа әзер булырга тиеш", - дип ышана Р. Миңнеханов.

Ул Татарстанннан булган Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәт белдерде. "Нефть чыгаруның авыр эш икәнен аңлаган кешеләрнең безнең мәнфәгатьләрне закон чыгаручыларга, Хөкүмәткә җиткерүләре бик мөһим. Һәм соңгы елларда күп эшләнелде", - диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, юлдаш нефть газын утильләштерү эшен тәмамлау бик мөһим. "Технологиясе эшләнгән, һәм бу тәҗрибәне республикадан читтә дә таратырга кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

"Бүген безнең фән, безнең предприятиеләр яңа чыгаруларга әзер дигәнне аңлата. Бу безенең республика фәненең югары дәрәҗәсе һәм безнең сәнәгатьнең потенциалы турында сөйли", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

"Нефть компанияләре безнең республиканың берләштерелгән бюджетына бөтен керемнәрнең 16% тәэмин итәләр. Без “Татнефть”, кече нефть компанияләре белән һәрдаим элемтәдә, һәм бу эшне дәвам итәчәкбез”, - дип ышандырды саммитта катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” белән кече нефть компанияләренә башкара торган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты утырыш нәтиҗәләрен журналистларга биргән интервьюда билгеләде. "Без бүген нефть сәнәгате үсешенең инновацион алымнарын карадык. Һәм без 20, 30, 50 ел дәвамында нефть чыгаруга чимал базасы һәм чыгару технологиясен булдыруны тәэмин итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. – Бүгенге чара бик мөһим һәм югары дәрәҗәдә уздырылган» Само мероприятие очень важное и проведено на самом высоком уровне".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International