Татьяна Ларионова: КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү - илебез өчен мөһим вакыйга

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Казан федераль университеты обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган брифинг узды.

Обсерваторияләр исемлеккә быелның сентябрендә кертелгән иде. Бөтендөнья мәдәни мирасының яңа объекты составына Энгельгардт исемендәге шәһәр читендәге обсерватория һәм Казан федераль университетының төп бинасы ишегалдында урнашкан обсерватория керде.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ЮНЕСКОның мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлегенә 168 илдән 1199 объект кертелгән. Шул ук вакытта Россиядән анда 32 төрле объект бар, аларның саны буенча безнең ил 9 нчы урында тора. "Татарстан Россия исемлегендә беренче урында тора һәм 4 объект тәкъдим ителә: Казан Кремле, Болгар, Свияжск һәм Казан федераль университеты обсерваториясе», – дип өстәде депутат.

Аның сүзләренә караганда, дүрт объект та – республиканың байлыгы һәм горурлыгы, аннан соң мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча зур нәтиҗәле эш, шулай ук Татарстан җитәкчелегенең зур хезмәте һәм казанышы.

Татьяна Ларионова шулай ук ассызыклаганча, республикада Бөтендөнья мирасы объектларының шундый күп булуы Татарстанда тарих һәм мәдәниятне саклау мәсьәләләре белән күптән шөгыльләнүләрен аңлатыла. Республика ЮНЕСКО белән 90 нчы елларда ук хезмәттәшлек итә башлый.

Ул бу казанышның әһәмиятен катлаулы халыкара вәзгыять һәм дөнья җәмәгатьчелегенең Россиягә мөнәсәбәте арттыра, дип өстәде. "Без сессиягә чыкканда ни буласын белмәдек, әмма Россиягә мөнәсәбәт гаҗәеп – Бөтендөнья мәдәни мирасы әгъзаларының барысы да диярлек РФгә хөрмәт күрсәтте", – дип белдерде депутат.

Үз чиратында, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова проектны яклаганда Казан федераль университетының галим-астрономнары эшләре дөньяда танылмаган дигән дәгъва барлыкка килүен сөйләде. Әмма КФУ астрономнары хөрмәтенә аталган күк объектлары исемлеге бирелгәннән соң, бу мәсьәлә тулысынча хәл ителгән. "Бу безнең мәйданчыкның югары уку йорты гына түгел, ә көчле фәнни база булуын тагын бер кат исбатлады", - диде И. Әюпова.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары Рафаэль Вәлиев билгеләп үткәнчә, обсерваторияләрне алга этәрү буенча эш 2019 елдан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» республика фонды ярдәмендә алып барыла. Шул ук вакытта Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү идеясен 2009 елда ук тәкъдим иткәннәр, ә 2017 елда инициативаны оешманың генераль директоры Ирина Бокова Татарстанга сәфәре вакытында хуплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International