ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде

2023 елның 30 декабре, шимбә

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

«Сәламәтлек саклау» өлкәсендә өч республика һәм федераль программага кергән 149 объектның бары тик 2 стационар учреждениесе генә эшләнеп бетмәгән. Бу - Алабуга районындагы хастаханәнең инфекция бүлеге (91% әзер) һәм Чирмешән авылындагы хастаханә (94%). Соңгы ике атнада 4 объектта эшләр тәмамланган.

«Мәдәният» тармагы буенча 44 объекттан подрядчыларда шулай ук «Мәдәният» илкүләм проектына кергән 2 объект кала, алар буенча алдан финанслау бүлеп бирелгән. Килешү буенча эшләр 2024 елның 1 апреленә кадәр тәмамланырга тиеш. Бу - Әлмәт районы Ямаш авылындагы мәдәният йорты. Аның буенча эшләр башкару 99% тәшкил итә. Тагын бер объект - тармак мәгариф учреждениесе – мәдәни мирас объекты - Кукмара шәһәрендә Родигиннарның киез фабрикасы. Монда төзелеш-монтаж эшләре 92% тәшкил итә.

Бу атнада Кукмара һәм Актаныш районнарында ике авыл мәдәният йортын ремонтлау төгәлләнгән, шулай ук Зеленодольскта бер тарихи-мәдәни мирас музее тапшырылган.

Узган ике атна эчендә республикада 6 объектта психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча программа төгәлләнгән - бу Казанда биш объект һәм Зеленодольскта бер объект.

Хәрби комиссариатлар биналарын ремонтлау тәмамланган. Подрядчылар Казанда һәм Базарлы Матак авылында ике объектны тапшырганнар.

Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау буенча Түбән Камадагы соңгы объектта эшләр тәмамланган.

Күп фатирлы йортларны ремонтлау программасы буенча программаны физик һәм касса үзләштерүе төгәлләнгән. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык фонды 2024 елда капиталь ремонт программасы буенча электрон аукционнар үткәрү буенча эш оештырган. Бүгенге көндә 571 КФЙ буенча подряд оешмалары билгеләнгән. Фонд 83 йортка лотлар формалаштыру буенча эш алып бара.

Бүгенге көндә 43 район газ бүлү оешмасы белән йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү эшен тәмамлаган. Гомумән алганда, 15 мең 826 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтүче идарәче оешмалар белән 2 мең 496 килешү төзелгән, бу гомуми санның 99%ын тәшкил итә.

Мөрәҗәгатьләргә һәм мөмкин булган аварияләрне оператив ремонтлау максатыннан, Министрлыкта диспетчерлык хезмәтенең тәүлек әйләнәсе эшләве оештырылган (тел. 231-14-10), ул авария хәлләрен даими мониторинглауны һәм аларны бетерүне гамәлгә ашыра. Министрлыкның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив нәүбәтчесе, җирле үзидарә органнары, коммуналь оешмалар белән оператив мәгълүмат алу һәм аварияләрне бетерүгә бәйле нинди дә булса проблемаларны хәл итү өчен хезмәттәшлеге оештырылган.

ТКХ оешмаларыннан тыш, «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе әзерлек режимына китерелгән, аның базасында материаллар һәм җайланмаларның авария-техник запасы булдырылган. Моннан тыш, предприятиедә 645 кВт куәте белән 10 берәмлек дизель-генератор, «Кран манипулятор» җайланмасы белән «КАМАЗ» шассисында 3 берәмлек автотехника, 5 берәмлек яктырту мачтасы һәм 2,5 МВт һәм 3,5 МВт куәте булган ике мобиль котельная җайланмасы бар, алар сынауларны уңышлы узган.

Алексей Песошин искәрткәнчә, яңа ел бәйрәмнәре вакытында  тормыш тәэмин итү букеча барлык хезмәтләр югары әзерлек режимында булырга тиеш. "Муниципалитетларга мөрәҗәгать итәм: ял көннәрендә барлык кизү тору графикларын тикшерегез. ГХМ сезнең линия буенча да эшнең ничек оештырылганын карарга сорыйм. Бездә салют чикләүләре бар, башка мизгелләр. Болар барысы да контрольдә булырга тиеш",-дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International