Алексей Песошин Алексеевск районында Бадминтон үзәген ачты

2024 елның 2 феврале, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск Бадминтон үзәген ачуда катнаша. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, әлеге спорт комплексы республика шәһәрләрендә һәм авылларында бадминтон үзәкләрен үстерү программасы буенча төзелгән беренче объект булды. "Бүген Алексеевск районында яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга – күптән көтелгән, бадминтон белән шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган үзәк ачыла. Алексеевск районы республикада әлеге спорт төрен үстерү буенча лидерларның берсе булып тора», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, район җитәкчелеге физкультура һәм спортны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә, шулай ук төзүчеләргә проектны сыйфатлы һәм вакытында тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.  "Ышанам, яңа спорт объекты спорт белән шөгыльләнүгә һәм актив яшәү рәвешенә тагын да күбрәк кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип өстәде Алексей Песошин.

Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, Алексеевск районы бадминтончылары күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүче һәм призер булдылар. Бүгенге көндә җирле спорт мәктәбенең бадминтон бүлегендә 196 бала һәм 8 тренер исәпләнә. Районда бадминтон белән барлыгы 700дән артык кеше шөгыльләнә.

Бинаның гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метр. Үзәктә 6 кортлы уен залы, 16 кешегә 4 киенү бүлмәсе, душ һәм санузеллар урнаштырылган. Шулай ук медицина кабинеты, административ биналар, тренерлар бүлмәсе, спорт инвентаре саклау өчен бүлмә бар.

Үзәк бадминтон буенча уку-күнекмә дәресләре һәм җыеннар, спорт ярышларын оештыру, шулай ук бадминтон буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы резервы әзерләү өчен билгеләнгән. Объектның норматив үткәрү сәләте - тәүлегенә 200 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International