Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – стадиондагы тамашачыларның иминлеге һәм шәһәр урамнарында тәртип»

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

«Рубин» - «Спартак» матчына әзерлек һәм аны уздыру чорында хокук саклау органнары тарафыннан күрелгән чаралар стадиондагы тамашачылар иминлеген тәэмин итүгә һәм Казан урамнарында тәртип урнаштыруга юнәлгән булырга һәм алар катгый рәвештә закон кысаларында үтәлергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә уздырылучы республика хокук саклау органнары Координацион советының атналык утырышлары барышында кабул ителгән карарлар нигезендә эш итәргә тиеш.


Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, көч структураларының әлеге ситуациядәге гамәлләре Казанга элеккеге уеннар вакытында, аерым алганда, 2014 елның 20 апрелендәге «Рубин» - «Спартак» матчы алдыннан килгән футбол җанатарларының үз-үзләрен тәртипсез һәм әдәпсез тотуларына бәйле булды.


Татарстан Президенты белдергәнчә, киләчәктә дә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хокук тәртибен һәм законлылыкны бозуга каршы торып, катгый, әмма закон кысаларында эш итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International