«Химтех» РИҮ полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге нигезендә полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Фәнни-техник өлкәдәге кече формалы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россия инновацион регионнары ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник һәм башкалар катнашты.

«Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге – Татарстанда «КАИ-Лазер» һәм «Эйдос» үзәгеннзн кала өченче инжиниринг үзәге, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов чарадагы чыгышында.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә төзелгән әлеге мәйданчыкта полимер компаундлар чыгарылачак, һәм мин ышанам, бу проект – перспектив һәм алга таба үсеш юлларын табачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан – илдә пластмассалар җитештерү буенча иң эресе.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, үз чиратында, хәбәр иткәнчә,  Татарстан бүген – яңа җитештерүләр, инжиниринг үзәкләрен ачу өлкәсендә иң алга киткән регион. Аның сүзләренчә, мондый мәйданчыкларны булдыру – хәзерге заман таләпләренә, кооперация мөмкинлекләренә, импорт товарларын алмаштыруга туры килә.

Инжиниринг үзәкләрен булдыру – безнең эштә беренче бурыч, диде Наталья Ларионова, 2015 елда бу программа дәвам итәчәк.

Фәнни-техник өлкәдәге кече формалы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков билгеләгәнчә, Татарстанда инжиниринг үзәкләре башка регионнарның инновацион мәйданчыкларын уңышлы үстерүдә үрнәк булып тора. Аның сүзләренчә, мондый үзәкләр -  яңа компанияләр генераторлары һәм аларга Фонд ярдәм итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International