Татарстан һәм “Газпром газомоторное топливо”ҖЧҖ газ-мотор ягулыгы белән тәэмин итү инфраструктурасын үстерү проектының “юл картасын” имзаладылар

2015 елның 20 феврале, җомга
ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев сыекландырылган табигый газ нигезендә Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы белән тәэмин итү инфраструктурасын үстерү проектын гамәлгә кертү буенча чаралар планын (“юл картасын”) имзаладылар.
Бу имзалау тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.

Михаил Лихачев белән очрашу барышында Татарстан Премьер-министры бүгенге көндә республиканың газны күп кулланучылардан булуын искә төшерде. Моннан тыш, Татарстан территориясендә газ-мотор техникасы җитештерүче “КАМАЗ” ААҖ урнашкан. Безнең ышануыбызча, автозавод җитештерүендә газ-мотор техникасының өлеше артыр, дип белдерде Илдар Халиков.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 2013 елдан “Газпром газомоторное топливо” компаниясе белән актив эш бара, шул исәптән Татарстан Хөкүмәте, “Газпром” ААҖ һәм “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ арасында килешү имзаланган, шул килешү кысаларында республика предприятиеләре газ-мотор ягулыгы белән эшләүче 262 автобус сатып алган. 2014 елда торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре өчен газ-мотор техникасын сатып алуны субсидияләү программасы буенча федераль бюджеттан 764 млн сум алынган.

ТР Премьер-министры 2015 елда да газ-мотор техникасын сатып алуны субсидияләү программасы дәвам итәчәк, дигән ышаныч белдерде.

Бүген без яңа проектлар буенча фикер алышабыз, дип искә төшерде Илдар Халиков, шул исәптән республикада сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм аны куллану проекты.

Бүгенге чаралар планында Татарстан, “Газпром газомоторное топливо”ҖЧҖ мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм аны куллану өчен инфраструктура булдыручы беренче төбәк буларак фаразлана. Республикада табигый газны сыекландыру комплексы төзелеше һәм аны сату челтәрен булдыру планлаштырыла.
“Сыекландырылган табигый газның җитештерү-сату инфраструктурасын булдыру республиканың федераль трассаларында транспорт коридорлары формалаштыру мөмкинлеген бирә, - дип билгеләде Михаил Лихачев. - Киләчәктә Татарстанда төзелгән газ-мотор инфраструктурасы Европа һәм Азияне тоташтыручы халыкара газ-мотор коридорлары өчен нигез булачак”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International