Татарстанда урнашкан гайре табигый җылы һава шартлары язгы чәчү эшләрен тизләтергә мөмкин

2015 елның 28 феврале, шимбә

2015 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, быел дәүләт ярдәме 13,6 млрд. сум күләмендә каралган, шул исәптән федераль һәм республика бюджетларының һәрберсеннән – 6,8 млрд. сум.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада урнашкан гайре табигый җылы һава шартлары язгы чәчү эшләрен тизләтергә мөмкин. Ул хәбәр иткәнчә, уҗымлылар көздән 590 мең гектардан артык чәчеп калдырылган (шул исәптән уҗым бодае - 340 мең га, уҗым арышы – 240 мең га).

Николай Титов сүзләренчә, орлыклар буенча тулаем республикада проблема юк, әмма аерым хуҗалыклар буенча булырга да мөмкин. Ихтыяҗ – 335 мең тонна, бүгенгә бөртеклеләр орлыгы 386 мең тоннада тәэмин ителгән (115%), шулардан кондиционнары – 96%. Ул мунициципаль районнар җитәкчеләренә орлыкларны яңарту эшен тизрәк уздырырга тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере орлыгы китерелә, дип хәбәр итте Николай Титов һәм орлык базарында кытлык юклыгын да әйтте.

Ул минераль ашламалар белән тәэмин итүгә төгәлрәк тукталды. Ашламалардан башка безнең сөрүлекләрнең куәте –16 ц/га, диде Николай Титов.

Язгы чәчүгә финанс ресурсларына ихтыяҗ, барлык технологик операцияләрне һәм яклау гамәлләрен дә кертеп, – 15 млрд. сум чамасы. Николай Титов шулай ук кредитларның бик аз бирелүен билгеләп үтте.

Бу атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм банклар вәкилләре белән очрашулар оештырды, кредитлар җәлеп итү буенча активлык артыр, дип ышанабыз, диде ул.

Николай Титов шулай ук язгы чәчүгә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында да сөйләде. Моннан тыш, ремонт эшләре күләме дә һәм аларга чыгымнар да зур, 2,5 мең тракторны торгызырга кирәк, шулардан 200се – импорттан кергән. Николай Титов сүзләренчә, кирәкле запчастьләрнең барлык номенклатурасы складларда юк, аларга алдан заказ бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International