Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә сәнәгать предприятиеләрендә булды

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш визиты кысаларында Тәбризнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.

Татарстан Президенты караган беренче объект Тәбриз кафель плиткасы заводы булды.

«Tabriz Tile» Тәбриз кафель плиткасы заводына 1983 елда нигез салынган, ләкин завод 1995 елда гына эшли башлый. Завод территориясенең мәйданы – 15 гектар. Биредә якынча 600 кеше эшли. 2003 елда керамика җитештерүче Испания заводы белән хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә «Keraben» Испания брэнды исемендә производство ачыла. Җитештерелүче продукция күләме елына 10 млн. кв. м. тәшкил итә.

«Tabriz Tile» заводы – дөньяда керамика плиткасын җитештерүче һәм экспортка җибәрүчеләрнең иң эреләренең берсе. Сатуның төп базары – Якын Көнчыгыш һәм БДБ илләре.

Рөстәм Миңнеханов предпритиенең җитештерү мәйданнарын, әзер продукция складларын карады. Ул кафель плиткасы заводы белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде, багланышлар ысулларын карауны тәкъдим итте.

Шуннан Татарстан Президенты Иран тракторлар төзү компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International