Рөстәм Миңнеханов: Без элемтәләрне сакларга һәм Россия регионы буларак Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлекне киңәйтергә тиеш

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Регионнар дәрәҗәсендә хезмәттәшлек – илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны сакалучы нигез ул. Бу хакта бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Даниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашуында белдерде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртик, Дания эшлекле даирәләре Даниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер җитәкчелегендә Казанга эш визиты белән килделәр.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов илчегә 2014 ел октяберендә Татарстан делегациясенең Копенгагенга визитын әзерләүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Без элемтәләрне сакларга һәм Россия регионы буларак Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлекне киңәйтергә тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, ике яктан да эшкуарларның теләге бар. Аның сүзләренчә, хәзерге икътисадый шартларда региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлек – илләр арасында тотрыклылыкны һәм мөнәсәбәтләрне саклаучы безнең элемтәләрдәге нигез ул.

Без эзлекле рәвештә уртак проектларны алга этәрергә тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Дания делегациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. Ул исәрткәнчә, Татарстанга Даниянең энергия һәм ресурслар саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе бигрәк тә кызыклы, бу юнәлештә “Данфосс” компаниясе белән хезмәттәшлек үстерелә. Татарстан өчен тагын бер мөһим һәм перспектив проктларның берсе – “Хальдер Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек (“Аммоний” проекты кысаларында).

Без шулай ук Дания компанияләре белән заманча шәһәр киңлеген үстерү һәм өйрәнү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

Даниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер, үз чиратында, Татарстан Республикасы һәм Дания бизнесы арасындагы мөнәсәбәтләр үсә һәм ныгый баруына ышануын белдерде. Безнең ил Россия белән мәдәният, бизнес, спорт, мәгариф өлкәләрендә эңгәмәне дәвам итәчәк, дип белдерде Томас Винклер, һәм бу безнең сәяси ихтыярны үзенчәлекле белдерү ысулы.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, кичә, 24 март көнне, делегация әгъзалары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында очрашулар үткәргәннәр, “Иннополис” проекты җитәкчеләре белән берничә мәсьәлә буенча сөйләшкәннәр.

Без күргәннәргә хәйран калдык, дип әйтте Тамас Винклер, сез, конкрет проектларны гамәлгә ашырып, бик тиз эшнең асылына төшенәсез.

Очрашу барышында Дания делегациясе әгъзалары үз компанияләре һәм Татарстан хезмәттәшләре белән багланышлар перспективалары турында кыскача сөйләделәр. Фармацевтика, медицина, авыл хуҗалыгы һәм продукцияне эшкәртү, насос җиһазлары өлкәсендә инновацияләр, энергетика һәм энергияне саклау, мөмкинлекләре чикләнгән авыруларны реабилитацияләү һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөмкин.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, 2015 елның 28 маенда Казанда Danfoss компаниясенең Татарстан эшкуарлары катнашында, сәнәгатьтә, ТКХ, төзелештә энергияне саклауда комплекслы алымнар турында сөйләшү максатында, чираттагы конференциясен үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International