Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ территориясендә “Хәят Кимья” заводы ачылуында катнашты

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә “Хәят Кимья” заводы ачылуында катнаштылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” СПТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Хәят Холдинг” идарә рәисе урынбасары Мәхмәт Авни Кигылы, Төркия делегациясе вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 

Ачылу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов “Хәят Кимья” җитәкчелегенә җитештерү мәйданчыгы итеп “Алабуга” МИЗны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм инвестицион проектның уңышлы булуында һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан тиешенчә ярдәм булуында ышандырды. Ул искәрткәнчә, бу - “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә кертелгән 15нче завод.

“Бүген мин, шул форсаттан файдаланып, Төркия Президенты Таип Эрдоганга Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ышнауы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең бөтен проектлар уңышлы булачак”, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи ассызыклаганча, Төркиянең яңа заводы Татарстан территориясендә урнашкан – Төркиягә кардәш булган Россия регионында. Инвестицион мөнәсәбәтләр үсешенә ике яктан да масштаблы эш зарури, дип әйтте Нихат Зәйбәкчи.

“Минемчә, Рөстәм Миңнеханов шәхсән һәрьяклы ярдәм итмәсә, җитди инвестицияләр булмас иде. Мин аны вазыйфасында уңышлы эш итүе, республикада бизнесменнар һәм чит ил инвесторлары эшчәнлегенә бөтен кирәкле шартлар булдыруы белән котлыйм. Мин хезмәттәшләрдән Рөстәм Миңнехановның бизнес даирәләр вәкилләренә никадәр ярдәм итүе турында ишеткән идем инде, ә хәзер моңа үзем инандым. Инвесторларга карата мондый яхшы мөнәсәбәтне мин беркайда да күрмәгән идем, - дип өстәде Төркия икътисад министры. Ул билгеләгәнчә, республика икътисады үсешендә “Алабуга” МИЗның әһәмияте зур. Резидент компанияләргә ачыла торган перспективалар бирегә яңа инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итә, дип белдерде Нихат Зәйбәкчи.

Төркия икътисад министры хәбәр иткәнчә, “Хәят Кимья” компаниясенең интеграцияләнгән производствосы көйләнгән, яхшы күрсәткечләр булса, компания Россия базарында эшчәнлеген киңәйтергә планлаштыра.

“Хәят Холдинг” идарә рәисе урынбасары Мәхмәт Авни Кигылы “Хәят” холдингы тарихы 1937 елдан башлануы турында искәртте. Башта компания тукымаларны күпләп сату белән шөгыльләнгән. Бүген компания агач панельләр, шәхси гигиена чаралары җитештерү белән шөгыльләнә, төзелеш һәм энергетика өлкәсендә эш итә.

Производствоның гомуми күләме – елына 70 мең тонна. Продукциянең 95 %на кадәр Россиядә сатылачак, калганы күрше илләргә экспортланачак.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов, Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи һәм “Хәят Холдинг” идарә рәисе урынбасары Мәхмәт Авни Кигылы производствога старт бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International