Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Majid Al Futtaim компаниясе вәкилләре белән очрашты
2015 елның 12 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Majid Al Futtaim ( Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты.
Илдар Халиков һәм Majid Al Futtaim компаниясе вәкилләре сәүдә өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә кертү перспективалары хакында фикер алыштылар. Премьер-министр билгеләгәнчә, аерым игътибар бүген Татарстанда чит ил капиталын җәлеп итү һәм инвесторлар өчен тулысынча әзерләнгән техно- һәм индустриаль парклар төзүгә бирелә.
Majid Al Futtaim Retail компаниясе башкарма директоры Франк Витек компаниянең төп эшчәнлеге сәүдә өлкәсе һәм күчемсез милек белән эшләү икәнен белдерде. "Без дөньяның 13 илендә эшлибез һәм хәзер Россия белән эшләргә телибез. Татарстан Үзәк Азия белән янәшә урнашкан. Шуның белән бергә сез Россиянең югары үсеш алган төбәкләренең берсе буларак билгеле ", - дип өстәде ул.
Франк Витек ассызыклаганча, Majid Al Futtaim Retail компаниясенең Татарстан белән хезмәттәшлегендә берничә вариант бар, болар – төзелеш, сәүдә өлкәсе һәм хезмәт күрсәтүдә. Шулай ук компания Казанда үзенең гипермаркетлар челтәрен ачу мөмкинлеген дә карый.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2024 ел
Роман Шәйхетдинов Сергей Катырин белән РФ һәм Татарстан Сәүдә сәнәгать палаталарының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар
Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин белән очрашты. Яклар БРИКС саммитын Казанда уздыру, шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстан һәм Иннополис белән уртак хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
7
май, 2024 ел
Татарстан делегациясе Абу-Дабида республика мөмкинлекләрен тәкъдим итә
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнаша.
6
май, 2024 ел
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Республиканың барлык районнарында чәчү эшләренә керештеләр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында республикада чәчү кампаниясен үткәрү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Спикерлардан: ТР вице – премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова чыгыш ясады.
4
май, 2024 ел
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Чәчү агрегатларының гомуми потенциалы хуҗалыкларга тәүлегенә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә
Чәчү агрегатларының гомуми потенциалы хуҗалыкларга тәүлегенә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз