Рөстәм Миңнеханов: «ТАИФ» компанияләре төркеме куелган бурычларны үти алачак

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

«ТАИФ» компанияләре төркеменең 2014 елда чиста табышы 45 млрд. сум, «ТАИФ» ААҖнең 8 млрд. сум чамасы. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе, генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Султиев хәбәр итте.

Матбугат конференциясе «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы һәм Директорлар советы утырышы тәмамланганнан соң уздырылды. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

Журналистлар сорауларына җавап биреп, Рөстәм Султиев хәбәр иткәнчә, 2014 ел йомгаклары буенча дивидендлар түләмәскә дигән карар чыгарылган. Бу «ТАИФ-НК»да масштаблы төзелеш алып баруга бәйле. Рөстәм Султиев сүзләренчә, бу проектның хакы 1,6 млрд. АКШ доллары.

«ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов хәбәр иткәнчә, «2015 ел 2014 елга караганда яхшырак булырга тиеш». Аның сүзләренчә, мондый бурычны «ТАИФ» компанияләр төркеменә Рөстәм Миңнеханов куйган.

Альберт Шиһабетдинов шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» мәйданчыгында елына 600 мең тонна куәте булган этилен җитештерү буенча ике завод төзү планы турында сөйләде. Проектның гомуми суммасы 9 млрд. АКШ доллары булачак.

Альберт Шиһабетдинов «ТАИФ» компанияләре төркеменә керүче предприятиеләрнең 2025 елга кадәр үсеш программасы турында да сөйләде. Аның гомуми хакы 500 млрд. сум дип исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, республикада 2015-2019 елларга нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча дүртенче программа кабул ителгән. Программада куелган бурычларны «ТАИФ» компанияләре төркеме үти алачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бүген республикада икътисад нигезен «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре төркеме кебек оешмалар тәшкил итә, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Аның сүзләренчә, «ТАИФ» компанияләре төркеменең килере 470 млрд. сум тәшкил итә, 83 млрд. сум – төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар һәм җыемнар рәвешендә, шулай ук 2,6 млрд. сум социаль, хәйрия һәм иҗтимагый проектларга – бу «ТАИФ» компанияләре төркеменең регион икътисадына гаять зур өлеше.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, тулаем республиканың нефть химиясе комплексы әйбәт эшли. «Безнең конкурент продуктыбыз бар, без бәясе буенча да, сыйфаты буенча да конкуренциягә сәләтле, - диде ул. Бу – компанияләр эше, һәм без теләсә нинди кыенлыкларга әзер. «ТАИФ» компанияләре төркеме предприятиеләрне модернизацияләүгә былтыр гына 40 млрд. сум кертте. Безнең продукция иң яхшы куллану сыйфатларына ия һәм бу – уңыш чыганагы. Туктасак, үсеш булмаячак. Бүген без керә алган базарларны да югалтырга мөмкин. Шуңа күрә бурыч – үсү, киңәю, яңа базарлар табу».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International