Рөстәм Миңнеханов Lada Vesta и Lada XRay яңа автомобильләрен сынап карады

2015 елның 24 июле, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йорты каршында Lada Vesta и Lada XRay яңа автомобильләрен тәкъдир иттеләр, алары серияле җитештерүне быел башлап җибәрү планлаштырыла. Илебез автопромы яңалыклары белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та танышты.

«АвтоВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән бергә Рөстәм Миңнеханов яңа  автомобильләрне сынап карады, Казан  Кремлен әйләнеп кайтты.

«Бик ошады. Шәп машина, йөретергә җайлы», - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән  интервьюсында

Ул ассызыклаганча, Lada Vesta тулысынча Тольяттида эшләнгән. Бүген АвтоВАЗның, сатып алучыларның мөмкинлекләренә һәм ихтыяҗларына карап, модельләр рәте зур, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Яңа автомобильләренең төп өстенлеге тизлекләрне күчерүнең уңайлы булуын, двигательнең тигез эшләвен, яхшы тормоз системасын һәм ышанычлы подвесканы атады ул. «Мин махсус тормозга басып карадым һәм тизлекләрне еш алмаштырдым. Миңа ошады, мактауга лаек автомобиль», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «АвтоВАЗ» компаниясе  бүген Казанда старт алачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының милли партнеры булып тора. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа Lada автомобильләре бәясе дә һәм Россия юлларына яраклашуы буенча да кайбер чит ил модельләреннән узып китәчәк. «Ышанам ки, күп кенә чит ил кунаклары Россия автомобильләренең чит илләрнекеләрдән калышмавына гаҗәпләнәчәкләр. Моны бүген автозаводта эшләнгән модельләр рәте раслый. Яңа модельләр – бөтендөнья дәрәҗәсендәге автомобильләр. Безнең Россия автомобильләрен сатып алырга киңәш итәм», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Бу Инге Андерссон, үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан юлларында бүген 500 меңләп Lada автомобиле йөри.

Ул хәбәр иткәнчә, Lada Vesta автомобильләрен җитештерү 25 сентябрьдә юашланачак, ә Lada XRay – 15 декабрьдә.

Татарстан Республикасы белән «АвтоВАЗ» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында Рөстәм Миңнеханов очрашулары барышында фикер алышты, очрашу, тест-драйв тәмамлангач, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International