Илдар Халиков “Кадрлар резервы” республика проекты финалистлары белән очрашты

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Кадрлар резервы” республика проекты финалистлары белән очрашты. Бу чара “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фондында узды. Очрашу башланыр алдыннан “Сәләт”нең башкарма директоры Тимур Сөләйманов “Сәләт” йорты” буенча экскурсия уздырды һәм фондның эшчәнлеге турында сөйләде.

“Кадрлар резервы” башкарма директоры Андрей Петухов, очрашуны ачып, проектның тарихы һәм максатлары турында сөйләде.

Искә төшерәбез, “Кадрлар резервы” проекты республикада 2009 елдан, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “ТР яшьләр иҗаты академиясе” төбәк яшьләр оешмасы белән бергә Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

2015 елның ноябрендә республика проектының җиденче сезоны башланды, 38 муниципаль районнан меңнән артык (717 кеше Казаннан) заявкалар биргән иде. Проект экспертлары белән тест уздыру нәтиҗәләре буенча беренче этапта катнашу өчен 155 кеше (110 - Казаннан) чакырылган.

13-17 февральдә “Идел” яшьләр үзәгендә проектның җиденче сезонының икенче этабы узды. Анда 90 кеше (58 - Казаннан) катнашты.

ТР Хөкүмәте башлыгы белән очрашуда финалистлар үзләренең проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. “Яңа спорт” компаниясе генераль директоры, “Кадрлар резервы”ның 2013 елдагы финалисты Вадим Янгиров чираттагы Казан марафонын оештыру турында сөйләде, ул 15 майда узачак һәм СПИДны профилактикалауга багышланачак.

“Безнең максат – үзебезнең марафонны Европа марафоннары белән бер рәткә кую. Моның өчен бездә барысы да бар. Казан туристларны җәлеп итә, бездә иң матур марафон трассасы. Без максатыбызга ирешә алуыбызга ышанабыз, 2-3 елдан бездә 20-30 мең катнашучы булачак”, - дип ассызыклады Вадим Янгиров.

Илдар Халиков оештыручыларның планнарын хуплады. “Бу чыннан да килеп чыгачак. Без һәрвакыт булышачакбыз”, - диде ул.

“Сездә хезмәтне ярату һәм теләк булу бик мөһим. Бу сыйфатларның булуы, кеше нинди генә тармакта яисә юнәлештә эшләмәсен, аның уңышка ирешәчәген күрсәтә. Бу принципиаль әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International