Рөстәм Миңнеханов Сабада Өстәл теннисы буенча XV бөтенроссия ярышларын ачты

2016 елның 19 марты, шимбә

Бүген Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның Атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча XV ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашты.  

Тантанада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясе рәисе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айдельдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Рәсми тантана өлеше башланганчы шунда җыелганнар Ростов-на-Донудагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Бу ярышларда катнашу – остарак спортчыларның күнекмәләре белән танышу өчен бик әйбәт мөмкинлек, диде Игорь Левитин. Ул ассызыклаганча, турнирга илнең иң яхшы теннисчылары килгән, шул исәптән өстәл теннисы буенча Россия җыелма командасы вәкилләре дә.  

Шулай ук И. Левитин искәрткәнчә, 1-2 ел дәвамында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе белән бергәләп, республика  районнары өстәл теннисы белән шөгыльләнүчеләрне кирәкле спорт инвентаре белән тәэмин итә.   

Рөстәм Миңнеханов спортчыларны турнир ачылу белән котлады һәм, Татарстан өчен мондый чемпионатны кабул итү зур мәртәбә, дип ассызыклады. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм зур җиңүләр теләде.   
 
Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады, шуннан соң теннисчылар ярышларга кереште.

Искәртәбез, Өстәл теннисы буенча  XV бөтенроссия ярышлары 2016 елның 18 – 20 мартында барачак. Барлыгы Россиянең 22 төбәгеннән 263 спортчы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International