Патриарх Кирилл: “Безнең уртак максат – исламның иблисләштерелүенә юл куймау”

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә Татарстан мөселман дин әһелләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - тышкы янауларга һәм терроризмга бергәләп каршы тору.

“Бервакыт Президентыбыз Владимир Путин, ә ул православие динендәге кеше, журналистларның православиенең католицизмга һәм исламга мөнәсәбәте турында биргән соравына җавабында, без исламга якынрак, диде. Мин үзем дә шулай саныйм. Традицияләр, әхлак буенча без, көнбатыш христиан җәмгыятьләренә караганда, исламга якынрак”, - дип билгеләп үтте Кирилл.

“Ислам да, православие дә бер үк шәркый төркемгә карый. Шәрык дини тормыш яңалыкларына азрак бирелә торган булып чыкты. Ислам кебек үк, православие үзенең әхлак нигезе булган кагыйдә-кануннарында нык тора, һәм Көнбатыштагы дини тормышка шомланып карый. Ул деградацияләнә, - ди Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы. – Нәкъ менә шул күп очракта мөселманнар һәм “христианнар” дип аталганнар арасында киеренкелеккә китерә дип уйлыйм. Диндар мөселманнар нинди хәлләр булуын күреп, моны аңлый алмыйлар. Бу исә башлангыч әхлак булмаганда, яңа төрле укылыш-аңлау китереп чыгара”.

Россиянең өстенлеге шунда – аның ислам белән уртак мораль базисы булуда, дип саный патриарх. Бу мәсьәләдә җәмгыятьне әхлакый яктан бергә ныгыту буенча эшләү кирәк, ди. “Без гаилә башлангычларын, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне, мораль нормаларны һәм кагыйдәләрне ныгытырга тиешле. Бездә – православиедә һәм исламда – изге басмалардан һәм уртак дошманга каршы иңгә-иң торган ата-бабадан килгән уртак әхлак башлангычлары икән, багланышлар коруы да җиңел. Безнең каршылыкларыбыз юк”, - диде ул. Патриарх Кирилл билгеләп үткәнчә, Татарстанда багланышлар һәм хезмәттәшлек үсештә. Төрле милләт һәм дин кешесе балачактан ук бергә үсә, тормышка уртак караш формалаша.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Без уртак йортта яшәвебезне аңлыйбыз, һәм бер-беребезгә булышабыз, - диде. - Сезгә владыка Феофан өчен рәхмәт. Ул килгәч, Татарстанда православиелеләр тормышы яңа үсеш алды. Безнең уртак проектларыбыз шактый. Традицион кыйммәтләрне традицион булмаган тыкшынулардан бергәләп якларга булдык, һәм уңышлы гына башкарабыз. Өлкәнрәк һәм тормыш мәктәбе узган кеше буларак владыка Феофан фикерләренә һәм киңәшләренә мин үзем колак салам. Ул да теге яки бу мәсьәләгә мөселманнарның ничек якын килүе белән кызыксына. Без багланышларга һәрчак әзер һәм ул диалогның кадерен беләбез. Дөньяда ниләр барганын күреп, дуслык тукымасының никадәр юка икәнен аңлыйбыз, һәм аның кадерен беләбез”.

Патриарх: “Бөтен нәрсәдә тайпылыш булырга мөмкин. Үзләрен тиешле тота белмәгән мөселманнар бар. Үзенең дине турында оныткан православиелеләр бар. Терроризм – исламның да, христианлыкның да нормаларыннан тайпылу ул. Мөселман дөньясы – көчле дөнья, башка төр көч үзәкләре, аннан куркып, исламны иблисләштерергә омтыла. Үтерү юлына басып, кеше үзенең динен сата, аның абруен төшерә – моны онытмаска кирәк.

Рухи кыйммәтләребезгә юнәлтелгән пропаганда машинасын бергәләп җиңү, исламның иблисләштерелүенә киләчәк бәрабәренә каршы тору зарур”.

Исламнан куркыныч килмәвенә иманым камил, ди патриарх Кирилл. “Безнең тарафтан сез һәрвакыт ярдәмчеләр, фикердәшләр, һәм исламда күзәтелгәннәрне йөрәгенә якын алган кешеләр табарсыз”, - дип ышандырып әйтте Рус православие чиркәве башлыгы.

Күп милләтле, әхлаклы Россия җәмгыятен төзү – православие һәм ислам – илнең ике төп дини конфессиясе үзләренә шундый максат куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International