Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кысаларында яңа авыл мәдәният йортын ачуда катнашты

2016 елның 6 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика буйлап эш сәфәре кысаларында Нурлат муниципаль районында булды.  

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. Татарстан Республикасы Президенты басулардагы хәлләр, урып-җыю барышы белән танышты.

Моннан тыш, Нурлат районында Рөстәм Миңнеханов 200 урынлык яңа авыл мәдәният йортын ачуда катнашты (Рус Богдашкиносы авылы).  

Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, бу  объект ачылышын авыл кешеләре түсемсезлек белән көтте, төзүчеләр аны билгеләнгән срокта тәмамладылар.   

Равил Кузюров шулай ук республика җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка авылдагы республика программаларын гамәлгә ашыру өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, күп кенә районнарда бүген авыл кешеләренең тормыш шартлары яхшыру күзәтелә. «Чыннан да, соңгы еллар эчендә без авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлгән программаларны даими рәвештә гамәлгә ашырабыз, – диде ул, – Бу авыл клублары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү, авылларда каты өслекле юллар салу, «Чиста су» һәм башка программалар».

Рөстәм Миңнеханов бүген республика басуларының берсендә журналистлар үзенә биргән сорауны кабатлады: кешеләр авылда калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

«Әлбәттә, иң беренче чиратта, авыл кешеләре өчен яхшы тормыш шартлары тәэмин итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – яхшы юллар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары булу, авылга газ кергән булу. Авыл кешесе шәһәр кешесеннән начаррак яшәргә тиеш түгел. Икенчедән, билгеле инде, игенчелектә дә, терлекчелектә дә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Барлык бу программалар бүген республикабызда гамәлгә ашырыла. Бүген авыл халкы клуб ачылу вакыйгасына ничек җыелып килгән. Бу зур объект түгел, әмма бик мөһим!»

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хезмәтчәннәренә, барлык республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International