Рөстәм Миңнеханов: Без «Мубадала» фонды белән хезмәттәшлеккә шат булачакбыз

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы багланышларны Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында үстерү безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бүген  бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мубадала» инвестицион фонды (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) делегациясе һәм Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды (РФПИ) генераль директоры Кирилл Дмитриев белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды.

«Безнең өчен «Мубадала» фонды вәкилләрен кабул итү – зур мәртәбә, бу бүген Татарстанда гамәлгә ашырылачак проектлар турында сөйләшергә мөмкинлек бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре –икътисадый элемтәләребезне үстерү өчен иң кызыклы  партнерларның берсе».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан БГЭнән күп нәрсәләргә өйрәнә. «Сезнең тәҗрибәгез гаять зур, илегез алга киткән көчле икътисадка ия.  Россия белән БГЭ арасындагы мөнәсәбәтләр үсүгә без бик шат, - дип белдерде ул. – Бүген уртак нәрсәләрне табу, «Мубадала» фонды белән хезмәттәшлекнең мөмкин вариантларын билгелү мөһим».

Аннары Татарстан Президенты кунакларга республиканың социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Татарстан – нефть республикасы, диде ул, ел саен якынча 34 млн. тонна нефть чыгарыла, яртысыннан артыгы төбәктәге ике заводта эшкәртелә. Моннан тыш, нефть химиясе, машина төзелеше, авиа- һәм вертолетлар төзелеше бар. Татарстан продукциясенең яртысы экспортка китә, диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта агросәнәгать секторы, авыл хуҗалыгы да үсеш алган. 

Рөстәм Миңнеханов «Мубадала» фонды вәкилләрен ел саен Казанда язын уздырыла торган Kazansummit халыкара икътисадый саммитына чакырды. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, чара башкалар белән беррәттән Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерергә һәм ныгытырга ярдәм итә. 

Без «Мубадала» фонды белән хезмәттәшлеккә шат булачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. 

РФПИ генераль директоры Кирилл Дмитриев белдергәнчә, Татарстан – илнең яхшы инвестицион климаты булган төбәге.

Ул Рөстәм Миңнехановка ислам дөньясы илләре белән, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне оештырудагы тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстанда вакытта «Мубадала» фонды делегациясе өчен республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар буенча иң кызыклы тәкъдир итүләр оештырылачак. Кунакларга Иннополис инновацион шәһәре, ике махсус икътисадый зона – «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ турында, «Казан Экспо» күргәзмә үзәген төзү проекты һәм башкалар турында сөйләячәкләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International