Рөстәм Миңнеханов күргәзмә ачуда катнашты һәм Россиянең Төрекмәнстандагы Илчелегенең яңа бинасында булды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында илнең икътисадый казанышлары  күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә Төрекманстан Бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган.   

Күргәзмә ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен татарстанлылар исеменнән барлык төрекмәнстанлыларны якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Төрекмәнстан Бәйсезлеге көне белән котлады.

«Узган 25 ел эчендә илегез югары нәтиҗәләргә ирешкән. Нефть-газ секторы, сәнәгать кластерлары, туристик потенциал Төрекмәнстан өчен киләчәк үсеш юлында яңа перспективалар ача. Бүген ачылучы күргәзмә шуны турыдан-туры раслый. Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән төрле яклы хезмәттәшлекне актив үстерә», - диде Татарстан Президенты.

Күргәзмә ачылышыннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Россия Илчелегенең Ашхабадтагы яңа бинасында булды. Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин бина буйлап экскурсия уздырды һәм дәүләтләр арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр тарихы турында кыскача гына сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов Александр Блохинга Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы яңа Тулы вәкаләтле вәкилен тәкъдим итте: «2008 елдан алып Ашхабадта республикабызның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшләп килә. Бүген яңа вәкил Руслан Кәбиров үз эшенә керешә. Аңардан актив эш көтәбез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International