Рөстәм Миңнеханов КФУ университет шәһәрчеге объектларында булды

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының университет шәһәрчеге объектларында булды. Уку корпусларын карап чыгу КФУ Попечительләр советының ел саен уздырыла торган утырышы алдыннан гамәлгә ашырылды.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрде. 

Беренче пункт элеккеге Казан хәрби госпитале (К.Маркс ур., 76) булды. Өч бина ярты ел элек КФУ балансына күчерелгән һәм университетның медицина кампусының бер өлеше булып тора. Бүген объектта ремонт-торгызу эшләре бара.   

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, биналар бик тузган хәлдә булган.  Шуңа да карамастан, монда беренче дәресләрне быел көз уздырырга җыеналар.    

Аннары Татарстан Президенты КФУның медик-санитар өлешенең хирургия стационарына юнәлде («Казан» университет клиникасы). Төзүчеләр үткән елның октябрендә ремонт эшләренә керешкәннәр. Бүгенгә тулысынча кабул итү-диагностика бүлеген, хирургия палаталарын, реанимацияне һәм техник бүлекне ремонтлаганнар.

Аннары ТР Президенты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институтында булды. Монда Рөстәм Миңнехановка Татарстанда эшләүче чит илләр компанияләре (Haier, LG һәм башкалар) өчен Белгечләр әзерләү үзәге эшчәнлеге турында сөйләделәр. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 5 нче уку бинасына китте (Сул Болак ур., 34). Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, бүген бу университет кампусында бер факультет та юк һәм аны җитди рәвештә реконструкцияләргә кирәк. Ректор хәбәр иткәнчә, монда Республика педпгогика кадрларын әзерләү үзәге оештырырга җыеналар. ТР Президенты бу проектны хуплады һәм мөмкин булган финанслау чыганакларын өйрәнергә кушты.    

Соңгы пункт Психология һәм белем институты булды, монда Рөстәм Миңнехановка Педагогика магистратурасы үзәген тәкъдим иттеләр. Биредә булачак укытучылар өчен химия һәм физика сыйныфлары булган «идеаль мәктәп» оештырылган. Лабораторияләрдә күп төрле җайланмалар куелган, алар Россия мәгариф учреждениеләрендә кулланыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International