Татарстанда 31 мартка 650,2 мең кв. м. торак тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 112,6% тәшкил итә

2017 елның 31 марты, җомга

31 мартка Татарстанда 650,2 мең кв. м. торак тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 112,6% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башланганнан бирле 415 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн. 58 мең сумлык 109 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 161 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, төзелеш мәйданчыклары чисталыгын саклау,  территорияләрне пычратмас өчен һәм республикада уздырыла торган санитар-экологик ике айлык кысаларында ТР Төзелеш министрлыгы «Чиста төзелеш» чарасын уздыру турында игълан итте.

«Санитар-экологик ике айлык – бик мөһим бурыч. Шәһәрләрне, район үзәкләрен, торак пунктларын тәртикә китерергә кирәк. Тиешле карар кабул ителде. Бу мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 158 мең квадрат метрга 4 мең 331 сумлык шартнәмә төзелгән, бу шартнамәләрнең гомуми күләменнән 88% тәшкил итә. Шушы программа буенча бу атнаны 7 торак йорт гамәлгә кертелгән.

Тагын 58 объект төзелә, шулардан 23ендә эчке эшләр башкарыла, 15ендә - түбә ябыла, 19ында – диварлар корыла, 1сендә нигез салына.   

Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча статистика  органнарына гомуми мәйданы 86,7 мең кв. м. булган 1 мең 767 фатирлык 33 йорт тапшыру турында хисап кертелгән, шул исәптән үткән ике атнада гомуми мәйданы 17,6 мең кв. м. булган 483 фатирлык 10 йорт тапшырылган. Төзелеп килүче 188 торак объектыннан 55 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 55, 68ендә эшләр күп әле. 

Аренда торагы программасы буенча быел 22,6 мең кв. м мәйданда 379 фатирлык 13 йорт төзү каралган. Бүгенгә эксплуатациягә 30 фатирлык 4 объект кертелгән. Башка 9 йорт буенча ситуация түбәндәгечә: 8 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Әлки районы -2, Иннополис шәһәре - 6), Апас районындагы 1 объектта 3 нче кат кирпечен салалар.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 89 ветеран өчен 17 йорт төзү каралган. 4 объектта эшләр тәмамланган, 2 йорт әзер диярлек, 9ы уртача әзерлектә, 2сендә эшләр күп әле.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән 251 ятим балага торак урыннарын бирү турында контракт төзегән.

2017 елда 49 күп балалы гаиләне, «Торак» ФМП буенча – 61 яшь гаиләне һәм 49 аерым категориядәге гражданны торак белән тәэмин итү планлаштырылган. 31 мартка сертификатлар – 16 чернобыльчегә, шулай ук 7 мәҗбүри күченүчегә рәсмиләштерелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак төзү буенча калган 95 торак йортның 39ында эшләр ахырына якынлаша, уртача әзерлектә - 25 йорт, 18 йортта эшләр күп әле.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, шуларның 2 433 йорты тапшырылган.

2017 елда авыл клубларын төзү программасы буенча 31 мартка эшләр 31 объектның барысында да эшләр оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International